Әлмәт драма театры юбилей сезонын ачты

2019 елның 19 октябре, шимбә

Сезон Бразилия драматургы Гильерме Фигейредо пьесасы буенча куелган «Эзоп» спектакленең премьерасы белән ачылды. 

Куелышның темасы – мәңгелек бәхәс, ирек һәм коллык арасында сайлау. Яшь актерлар составы. Эзоп ролен Илсур Хәертдинов, Ксанфа - Динар Хөснетдинов, Клея – Лилия Заһидуллина, Мели - Миләүшә Хафизова, Энҗе Сәйфетдинова, Агностос гүзәле – Раушан Мөхәммәтҗанов бик яхшы уйнады.
Премьерадан соң Әлмәт муниципаль районы башлыгының «Ел актеры» премиясен тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International