Әлмәттә торак һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 19 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 836,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 75,7% ын тәшкил итә.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 1 мең 132 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 12 млн.127 мең сумлык 299 карар чыгарылган. Үз-үзен җайга салучы оешмалар тарафыннан 1 мең 20 оешма – СРО әгъзасы тикшерү үткәрелгән.

Актуаль мәсьәләләр җирле дәрәҗәдә дә каралды. Шәһәр һәм районның барлык хезмәтләре белән киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гыйрфанов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International