Әлмәттә муниципаль районның 2019 елның 9 аенда консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Район активы белән киңәшмә бүген күңелле бүләкләү миссиясе белән башланды. 

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 75 яшьлек юбилее уңаеннан хезмәт ветераны Равза Әфәндиевага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкне Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов тапшырды.
Ул шулай ук яңа кадрлар билгеләнеше турында да хәбәр итте. 15 октябрьдән Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Әлмәт шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп юстиция майоры Әхмәтгалимов Илнур Ирек улы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International