ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

29 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстанда урып-җыю кампаниясе тәмамлану, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру турында сөйләде һәм журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
 

25-26 октябрьдә Казанда «АК барс» Көрәш сарае базасында «Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне»нә багышланган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына Көрәш буенча ХХIV Татарстан Республикасы чемпионаты ярышлары узды.
 

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне кысаларында 29 октябрьдә «Панорама» сәүдә үзәгендә Әлмәт халкы һәм кунаклары өчен «инсульт турында нәрсә белергә кирәк» темасына «Сәламәтлек десанты» узды.
 


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын гамәлгә кертү башланды.
 

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Ачык ишекләр көне форматында эш бирүчеләр белән чираттагы очрашу узды.
 

Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә (районара) Россия Пенсия фонды Идарәсе искә төшерә: эшкә сәләтсез гражданны караган эшләмәүче граждан ай саен компенсация түләвен рәсмиләштерә ала.
 

2019 елның 31 октябрендә 11.30 сәгатьтә Әлмәт муниципаль районы буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышыннан соң, 2019 елның 9 ае йомгаклары буенча 301 нче залда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов гражданнарны күчмә кабул итүне үткәрә.
 

Бөтен республикадан килгән ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта катнашучылар комсомолның күпләргә комсомолның ничек тормышка юллама бирүен һәм алга таба партия линиясе буенча зур начальникларга чыгаруын хәтерлиләр.
 

Әлмәт районында оештырылган "Авыл" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы яшелчә үстерергә һәм сатарга теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер.
 

30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Көзге каникуллар" дип исемләнгән киң масштаблы чара узачак.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International