29 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстанда урып-җыю кампаниясе тәмамлану, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру турында сөйләде һәм журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, үсемлекчелек елы тәмамланды диярлек. Һәм хәзер тармакның башлангыч нәтиҗәләрен чыгарырга мөмкин. Кукурузны исәпкә алмыйча (башта җыелган авырлыкта) тулай ашлык күләме 4,25 млн. тонна тәшкил итте, уңдырышлылык – 30,1 ц/га: Тукай районы (40,4 ц/га), Мамадыш (40,2), Зәй (40,1), Актаныш (40,1 ц/га) районнары. Ашлык суктыру буенча лидерлар: Тукай (175,3 мең тонна), Арча (175,1), Актаныш (170,7), Минзәлә (170,4) районнары.