Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын гамәлгә кертү башланды.
2019 елның 16 сентябреннән Әлмәт муниципаль районының үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен тулысынча диярлек югалткан 17 өлкән кешесе мондый ярдәмнән файдалана башлады. Хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлекне «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре контрольдә тота.