30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Көзге каникуллар" дип исемләнгән киң масштаблы чара узачак.
2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 429 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 13 бала һәлак булган һәм 453е яраланган. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авария хәлендә булу аеруча борчу тудыра. Ел башыннан 10 пассажир бала һәлак булган.