Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында авыл мәдәният йорты фойесында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, фронттан кайткан һәм тыныч вакытта вафат булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча истәлек стендын ачу тантанасы булды. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов, дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
8 февральдә шәһәр ипподромында «Җиңү старты» йөгереше узачак.
2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылачак.
Ел нәтиҗәләренә багышланган «ТАГРАС» Холдингының хезмәт коллективлары конференциясе 4 февральдә «Нефтьче» мәдәният сараенда узды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге 40 яшькә кадәр, югары белемле яшьләрне җыя, армиядән кичектереп торырга мөмкин. 32000 сум акча, матди ярдәм күрсәтү, карьера үсеше перспективасы. Әлмәт ш., Совет ур., 220 йорт (ЮХИДИ бинасы) Телефон: 8 919-644-01-74 (5 нче кабинет, 10 нчы кабинет).
Район активы белән узган киңәшмәдә район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында узган чараларга йомгак ясалды һәм киләсе атнага эш планы билгеләнде.
Ведомствоара киңәшмәдә район башлыгы Тимур Нагуманов, шәһәр прокуроры Дамир Яфизов, Әлмәт шәһәренең хокук саклау органнары җитәкчеләре, шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре, район башкарма комитеты, контрольлек итүче органнар җитәкчеләре һәм чакырылган хезмәткәрләре катнашты.
Яшьләрне сәламәтлек саклау системасына җәлеп итү максаты белән Казан дәүләт медицина университеты ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә ел саен шәһәр һәм район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен «ак халатлы фәрештәләр» традицион һөнәри юнәлеш бирүче чара уздыра: АЦРБ, 3нче АДП, «Татнефть» ААҖ Медсанчасте, Әлмәт шәһәре, медицина көллияте.
Әлмәттә «Санки-Ушанки» креатив чаналар фестивале узачак
Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФ идарәсе (районара) 1 февральдән айлык акчалата түләү (ЕДВ) 3% ка индексацияләнә, дип искәртә.