Яшьләрне сәламәтлек саклау системасына җәлеп итү максаты белән Казан дәүләт медицина университеты ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә ел саен шәһәр һәм район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен «ак халатлы фәрештәләр» традицион һөнәри юнәлеш бирүче чара уздыра: АЦРБ, 3нче АДП, «Татнефть» ААҖ Медсанчасте, Әлмәт шәһәре, медицина көллияте.