Әлмәттә халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Район активы белән узган киңәшмәдә район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында узган чараларга йомгак ясалды һәм киләсе атнага эш планы билгеләнде.

Социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова чыгышы тыңланды. Ул киңәшмәдә катнашучыларны идарәнең эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

Кадрия Әслахетдин кызы социаль ярдәмгә шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең күп булуы, ә идарә хәл итә торган мәсьәләләр спектры елдан-ел киңәя, гражданнар мөрәҗәгате дә арта баруын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International