27 март көнне Миңлебай авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган стенд ачылды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында авыл мәдәният йорты фойесында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, фронттан кайткан һәм тыныч вакытта вафат булганнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча истәлек стендын ачу тантанасы булды.  Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов, дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
Тантаналы чарадан соң Миңлебай авыл җирлеге гражданнарының җыены булды. 2019 елда башкарылган эшләр турындагы отчет доклады белән җирлек башлыгы Илдар Рәхимов чыгыш ясады. Ул Миңлебай авыл җирлеге составына ике торак пункт керә: Миңлебай авылы һәм Миңлебай станциясе. Җирлектә даими халык саны 1730 кеше тәшкил итә. Халыкның төп өлеше нефть тармагында, бюджет өлкәсендә хезмәт куя.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International