ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Торак төзелеше программалары буенча 22 майга республикада 995,5 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 33,4% ын тәшкил итә.


22
май, 2020 ел
җомга

Район башлыгы Тимур Нагумановның үзүзен изоляцияләү дәвам итә, әмма ул читтән торып эшли.

Якшәмбе көнне, 24 майда, мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәкләр. Ислам кануннары буенча, бу көнне мөселманнар мәчетләрдә меңләгән мөселманны җыя торган күмәк намаз укыйлар.

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте Россия кинофотодокументлар дәүләт архивы, Мәскәү Мультимедиа-Арт музее, Россия Мәдәният Фонды һәм Җиңү музее белән берлектә Бөек Ватан сугышы чорларының уникаль фотосурәтләре нигезендә «Сугыш образлары» проектын тормышка ашыра.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының @minselkhozprod_rt оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер көнгә тулаем сөт савымы - 4003,9 тонна, бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9% тәшкил итә.

Әле күптән түгел генә «Авыл көче» проектында катнашучылар үз проектларын онлайн питч-сессия кысаларында якладылар, бүген инде проект кысаларында узган «Авылда социаль проектлаштыру» грант конкурсының нәтиҗәләре билгеле.

28 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан, республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2021 елдан башлап Россиядә мөгезле эре терлекнең баш санын Бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык мөгезле эре терлек исәпкә алынган инде.

Татарстан Иҗтимагый палатасы дүшәмбе көнне, 22 майда, республика халкына балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары һәм эшсезлек буенча пособиеләр түләү мәсьәләләре буенча консультацияләр күрсәтәчәк. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International