Тимур Нагуманов туры эфирда атнага йомгак ясады

2020 елның 22 мае, җомга

Район башлыгы Тимур Нагумановның үзүзен изоляцияләү дәвам итә, әмма ул читтән торып эшли.

29 майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау планлаштырылган. Тимур Нагуманов бәйрәмдә катнашырга һәм онлайн режимда балалар белән аралашырга планлаштыра. Вәзгыять стандарт булмаса да, балалар өчен бу бәйрәм, шуңа күрә ул позитив узарга тиеш, дип билгеләп үтте башлык. Ул шулай ук БДИ тапшыру даталарының күчереләчәген искәртте. Имтиханнарны 11 сыйныф укучылары гына тапшыра. Эфир дәвамында ул шулай ук әбүнәчеләрнең сорауларына да җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International