Әлмәт проекты "Авылда социаль проектлаштыру" грант конкурсында җиңде

2020 елның 22 мае, җомга

Әле күптән түгел генә «Авыл көче» проектында катнашучылар үз проектларын онлайн питч-сессия кысаларында якладылар, бүген инде проект кысаларында узган «Авылда социаль проектлаштыру» грант конкурсының нәтиҗәләре билгеле.

Дмитрий Столяров җитәкчелегендәге "Сказители" командасы тәкъдим иткән Әлмәт проекты "Авыл территорияләрендә креатив технологияләр үсеше" номинациясендә җиңүче булды. Җиңүче Команда 200000 сумлык грантка ия булды. Котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International