Идел буе Болгарстанында Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Кадерле Татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Республика һәм бөтен татар халкы өчен символик истәлекле дата – Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итү көне белән котлыйм.

Урта Идел буенда рухи тамырлар тугызынчы гасырның икенче яртысында ук булса да, 922 елда ислам Багдад Хәлиф Әл-Муктадир Биллах илчелеге катнашында эльтебер Алмуш җитәкчелегендә болгарларның дәүләт дине буларак кабул ителә. Бу вакыйга цивилизацияле үсеш юлын сайлауга, дәүләтчелекне һәм халкыбызның милли үзенчәлеген формалаштыруга йогынты ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International