ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Тиздән, 2 июльдә "Татарстанда кыр көне - 2020 " кыр форматындагы иң зур күргәзмә ачыла.

"Алтын алма турында әкиятләр" паблик – арт программасы Пушкин музееның яшьләр юнәлеше белән берлектә туры эфирлар сериясен башлап җибәрә.


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Тавыш бирү хокукына ия төрле яшьтәге әлмәтлеләрнең яртысы диярлек Россия Федерациясе Конституциясен үзгәртү мәсьәләсе буенча тавыш бирүдә катнашкан инде.

Яңартылган мәйданчыкта футбол белән 600дән артык спорт мәктәбендә тәрбияләнүче шөгыльләнәчәк, алар белән 20 тренер-укытучы эшли. Кырда ТР беренчелеге матчлары дәвам итәчәк.


27
июнь, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында сөрүлекләрне куллануның нәтиҗәлелеге турында хәбәр итте.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


26
июнь, 2020 ел
җомга

25 июньнән Әлмәт муниципаль районында муниципалитетның 60 шәһәр һәм 54 район сайлау участогында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды.

25 июньдә Әлмәттә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен сайлау участоклары эшли башлады.


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2020 елның 25 июнендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсенең 33 нче Конференциясенең икенче этабы узды. Конференция эшендә 73 делегат катнашты.

23 июнь көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Түбән Мактаманың 2 нче урта мәктәбе территориясендә Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин бюсты, шулай ук сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган сугышчылар - Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Олег Александрович Можгинга һәм Батырлык ордены кавалеры Рафаэль Иванович Васильевка мемориаль такта ачылды.

Түбән Мактама авыл җирлеге Советы, башкарма комитет һәм 2 нче номерлы Түбән Мактама урта мәктәбе администрациясе тарафыннан, Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, пионерлар дружинасы мәктәбенә куелган Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин бюстын ремонтлау турында Карар кабул ителде. Әфганстанда һәм Төньяк-Кавказ төбәгендә үзләрен локаль хәрәкәтләрдә күрсәткән батыр сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү инициативасы бистә җәмәгатьчелегеннән килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International