Татарстанда социаль өлкә объектларын, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектларны капиталь ремонтлау дәвам итә

2020 елның 27 июне, шимбә

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Фәрит Хәнифов 25 июньдә Казанда эшлекле сәфәр белән Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин булуын искә төшерде. Аның катнашындагы чаралар кысаларында федераль дәрәҗәдә әзерләнгән һәм төзелеш тармагына кагылышлы мөһим карарлар яңгыратылды. Алар арасында – төзелеш тармагында административ киртәләрне киметүгә юнәлдерелгән чаралар, СРО чараларын куллану мөмкинлеге, ташламалы ипотека буенча дәүләт ярдәме белән 6 млн.сумга кадәр торак сатып алырга мөмкин дигән карар (элек – 3 млн. сумга кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International