Яңартылган мәйданчыкта футбол белән 600дән артык спорт мәктәбендә тәрбияләнүче шөгыльләнәчәк, алар белән 20 тренер-укытучы эшли. Кырда ТР беренчелеге матчлары дәвам итәчәк.
«Демография» илкүләм проектының «Спорт — яшәү нормасы» федераль проекты Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлешен 55% ка кадәр арттыруны, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнар өлешен арттыруны күздә тота.