25 июньнән Әлмәт муниципаль районында муниципалитетның 60 шәһәр һәм 54 район сайлау участогында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды.
Шәһәрдә беренче тапкыр сайлаучылар өчен мобиль участок эшли башлады. Максат - пандемия шартларында шәһәрлеләрнең иминлеген тәэмин итү. Шулай ук бу төп сайлау участогын бушату өчен эшләнде.