Документлар 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 1 кат фойесында Тимирязев урамы, 20 йорт адресы буенча кабул ителә.
Телевизион форматта узачак бәйрәмдә «Мураками» төркеме, Эльмира Кәлимуллина, Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов һәм башка артистлар чыгыш ясаячак.
Район башлыгы Тимур Нагуманов җитәкчелегендә атна саен видеоконференцэлемтә режимында үтә торган чираттагы эшлекле дүшәмбенең төп темасы җылылык сезонына әзерлек булды.
Заманча сәүдә мәйданчыгын эшләтеп җибәрү октябрь аена планлаштырылган. Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов 11 нче индустриаль паркта булды.
"Әлмәт муниципаль районы Гражданнарны яклау идарәсе" МКУ мәгълүматларына караганда, иртәгә, 25 августта, шәһәр һәм районда алмашынучан болытлы һава көтелә.
Вәлиханов урамында ("Д" зонасы) ремонт эшләре башкару сәбәпле 25 августта 8.00 дән 17.00 гә кадәр "Д" зонасында салкын су бирү туктатылачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары-2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар.
1. Административ хокук бозулар турында электрон карарларга язылу һәм аларны алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк: https://uslugi.tatarstan.ru/
Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, 2020 елның 24 августыннан 6 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында «Игътибар-балалар!» чарасы үтә.
Татарстан Республикасында капиталь ремонт эшләре 3 млрд 569 млн 263 мең сумлык башкарылган, бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.