Әлмәттә фермерлар өчен заманча Агропарк ачыла

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Заманча сәүдә мәйданчыгын эшләтеп җибәрү октябрь аена планлаштырылган. Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов 11 нче индустриаль паркта булды.

Ул районның крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, райпо җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән бергә Агропарк территориясен карады, авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү шартларын тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International