Район башлыгы Тимур Нагуманов җитәкчелегендә атна саен видеоконференцэлемтә режимында үтә торган чираттагы эшлекле дүшәмбенең төп темасы җылылык сезонына әзерлек булды.
Объектларның җылыту чорына әзерлеге турындагы мәгълүмат белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев чыгыш ясады, ул ТР Президенты ярдәме белән Әлмәт муниципаль районының торак пунктларында котельныйлар төзүгә республика бюджетыннан финанслау мәсьәләсе хәл ителде, дип хәбәр итте.