Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары-2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар.
Гаризалар кабул итүнең соңгы көне-28 август.
Гариза бирү һәм катнашу өчен 8 номинациянең теләсә ниндисен сайларга мөмкин: "Интернет-эшкуарлык", "Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы", "Франчайзинг", "Социаль эшкуарлык", Җитештерү", "Инновацион эшкуарлык", "Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе".