Татарстан Республикасында йорт хуҗалыкларының 60% ы яңа чыбыклы интернет белән тәэмин ителгән.
Район башлыгы Тимур Нагуманов 10нчы һәм 20нче территориаль иҗтимагый үзидарәләр җыелышларында катнашты.
Питерның «Динамо» уздырып, «Нефтяник» үз бозында Санкт-Петербургның «СКА - Нева» командасын кабул итте.
Район үзәк хастаханәсеннән тыш, хәзер вакцинация «Татнефть» Медсанчастендә дә башкарыла.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 27 гыйнвар көнне Актүбә бистәсенең 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы базасында "Туган тел" көне үткәрелде. Түбән Мактамада «Ризаэддин Фәхреддин мирасына таянып, гаиләдә, балалар бакчасында һәм мәктәптә балаларга әхлакый тәрбия бирү» дигән темага дистанцион төбәк семинары булып узды.
26 гыйнварда Әлмәттә институт директоры, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы Искәндәр Гыйләҗев һәм институт вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты басмалары презентациясе булды. Очрашуда җәмәгатьчелек, мәдәният һәм мәгариф вәкилләре катнашты.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искәртә: ирекле әйләнешкә тыелган әйберләрне ирекле рәвештә тапшыру җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Зур залында ТР Спорт министрлыгының отчет коллегиясе узды.
2021 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда 16 метрга кадәр), юлларда көчле бозлавык, төнлә-иртән томан һәм бозлавык.
Әлмәт муниципаль районында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең отчет җыелышлары дәвам итә. Район башлыгы Тимур Нагуманов 9а номерлы ТОС җыелышында катнашты.