Әлмәт муниципаль районында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең отчет җыелышлары дәвам итә. Район башлыгы Тимур Нагуманов 9а номерлы ТОС җыелышында катнашты.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов, «Альянс» ИК ҖЧҖ башкарма директоры Людмила Максимова, «Новация» ИК директоры Ольга Гребнева, территориягә хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләр, шәһәрнең ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары вәкилләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле, йортлар буенча өлкәннәр, микрорайонда яшәүчеләр катнашты.