Яңа ел бәйрәме алдыннан безнең шәһәрдә йортларны, урамнарны, учреждениеләрне һәм оешмаларны иң яхшы бизәүгә конкурс узачак.
Бүген илебезнең төп законы кабул ителгән көн белән бәйле тарихи дата билгеләп үтелә.
Район башлыгы Тимур Нагуманов 2023 елның өченче кварталында Татарстан министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләренең, шәһәр һәм муниципаль район башлыкларының медиаэффективлыгы рейтингында бишенче урынны алды. Икенче квартал белән чагыштырганда ул 23 юл югарыга күтәрелгән. Узган чорда ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов үз күрсәткечләрен яхшыртты, шулай ук халык өчен иң ачык 7 район башлыгы исемлегенә керде.
2023 елның 24 декабреннән 2024 елның 13 гыйнварына кадәр Әлмәт шәһәрендә Яңа ел бәйрәм чараларын үткәрү чорында хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү максатларында чыршылар шәһәрчегенә тоташкан квартал эчендәге юлның Ленин урамындагы 94 нче йорттан («Әлмәт» кунакханәсе) Тынычлык урамындагы 2 нче йортка кадәр («Тандем» күңел ачу үзәге).
Әлмәт муниципаль районында Яңа ел чаралары оештырылуга бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2023 елның 24 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга киңәш итә.
Бүген, 11 декабрьдә, Әлмәт муниципаль районының гомумшәһәр планеркасы узган атнага йомгак ясаудан башланды.
ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге бөтен республикадан үзмәшгульләргә Казан үзәгендә 200дән артык бушлай сәүдә урыны бирәчәк. «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча «Мин -Татарстан» һөнәрчелек продукциясенең яңа ел ярминкәсе 22-24 декабрьдә узачак.
1 февральдә Социаль фонд әлегә аннан файдаланмаган барлык гаиләләргә ана капиталы суммасын арттырачак. Сертификатта акчаларның бер өлешен саклап калган ата-аналар да 7,5% индексация алачак. Кулланылмаган сумма никадәр зуррак булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак.
10 декабрьдә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында «Юбилейный» спорт сараенда шәһәребезнең яшүсмерләр клублары командалары арасында шайбалы хоккей буенча МХОдә катнашучылар истәлегенә турнир узды. Турнирда шәһәрнең дүрт яшүсмерләр клубы командасы катнашты: «Ракета», «Метеор», «Заря», «Искра».
Безнең волонтерлар акция үткәрделәр, аның кысаларында «Кук чэчэк» бакчасыннан балалар үз куллары белән открыткалар ясый алдылар. Бу открыткаларны балалар МХО зонасында булган безнең солдатларга җибәрәчәк.