Иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен шәһәр конкурсы

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Яңа ел бәйрәме алдыннан безнең шәһәрдә йортларны, урамнарны, учреждениеләрне һәм оешмаларны иң яхшы бизәүгә конкурс узачак.

Конкурста юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.

Конкурс 7 номинация буенча үткәрелә:

  • 500гә кадәр кеше эшләгән оешманың иң яхшы Яңа ел бизәлеше ;
  • 501 дән 1000гә кадәр кеше эшләгән оешманың иң яхшы Яңа ел бизәлеше;
  • Эшчеләр саны 1000 нән артык булган оешманың иң яхшы Яңа ел бизәлеше;
  • Бюджет оешмасының иң яхшы Яңа ел бизәлеше;
  • Шәһәр сәүдә объектларының иң яхшы Яңа ел бизәлеше;
  • Авыл җирлекләрендәге йортларны, урамнарны, учреждениеләрне, оешмаларның иң яхшы Яңа ел бизәлеше;
  • Торак-коммуналь өлкәдәге идарәче компанияләрнең иң яхшы Яңа ел бизәлеше.

Һәр номинациядә дипломнар тапшыру белән 5 призлы урын каралган:

- бер беренче урын;

- ике икенче урын;

-  ике өченче урын.

Конкурска нәтиҗәләр 2023 елның 26 декабрендә ясалачак.

Комиссия конкурста катнашучыларның эшләрен биш баллы шкала буенча (1дән 5 баллга кадәр) түбәндәге критерийларның һәрберсе буенча бәяли:

- бинаны һәм аның тирәсендәге территорияне иң яхшы комплекслы бизәү;

- фасадны бизәүдә Яңа ел тематикасы булу;

- яктылык, светодинамик декоратив элементлар (светодинамик урнаштыру, агач бизәү һ. б.);

- Яңа ел тематикасындагы төрле күләмле фигуралар, әкият персонажлары булу;

- предприятие янындагы территориянең санитар торышы;

- рәсмиләштерү стиле бердәмлеге;

- якындагы территория биналарны бәйрәм белән бизәүдә яңа технологияләр куллану.

Номинацияләрдә иң күп балл җыйган оешмалар конкурсның җиңүчеләре дип билгеләнәчәк. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International