ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

7-10 декабрьдә Әлмәттә эшмәкәр һәм меценат Андрей Комаров инициативасы һәм ярдәме белән «Карлылык» ХХ балалар хәйрия театр фестивале узды. Татарстанның нефть башкаласында фестивальнең партнеры булып «Римера» компанияләр төркеме чыгыш ясады. Дүрт көн дәвамында Яңа ел алды чараларында Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 2400дән артык бала һәм яшүсмер катнашты.

Шимбә көнне, 16 декабрьдә, 8.00 сәгатьтән эш тәмамланганчыга кадәр Кече Шевченко урамын чистарту буенча эшләр башкарылачак (З. Балакина урамыннан И. Зарипов ягына).

Юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен кисәтү һәм авырлыгын киметү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлаттылар, шулай ук автолюлекләрне, авто бишекләрне куллану мөһимлеге, аларны куллану кагыйдәләре турында сөйләделәр, балаларны йөртүгә законнарның төп таләпләрен искә төшерделәр һәм тоткарлаучы җайланмаларны дөрес куллану кирәклеген күрсәттеләр.

Район башлыгы Тимур Нагуманов шәһәрнең социаль әһәмиятле объектларында төзелеш эшләренең барышын тикшерде. Аларның берсе - "Горький" Мәдәният йорты. Алдан планлаштырылганча, бу теләсә кайсы яшьтәге шәһәр халкының ялын үткәрү өчен күп функцияле заманча киңлек булачак. Биредә якындагы район халкы бии, концертка йөри, лекцияләр тыңлый, җырлый һәм башка күп нәрсәләр башкара алачак.

2023 елның 20 декабрендә 18:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр 27 нче Девон бер мандатлы округы буенча гражданнарны ТР Дәүләт Советы депутаты Хәбибрахманов А. Г. кабул итәчәк.


13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

15 декабрьдә безнең шәһәрдә «Беренчеләр Советы»ның беренче форумы узачак, анда Беренчеләр Хәрәкәтенең барлык активистлары һәм остазлары катнашачак.

2023 елның 11 декабрендә 71 яшендә Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе, Әлмәт «Радиоприбор» заводы башкарма директоры Насих Сәхап улы Хәйдаровның йөрәге тибүдән туктады. Ул карьера үсешенең барлык баскычларын үтә, туган предприятиесенә 50 ел гомерен бирә.


12
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Оешмаларның хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын арттыру максатларында үткәрелә.

Татарстанда 2023 елда «Мәдәният» милли проектына 1,595 млрд сум акча юнәлтелгән. Шуларның 692 млн сум федераль бюджеттан һәм 393 млн сум Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Декабрьдә Әлмәттә «Инде. Әлмәт» шәһәрдәге тормыш турында интернет-басма эшли башлый, ул Казанның «Инде» медиасының беренче төбәк проекты булачак. Әлмәттә эшләтеп җибәрү - басманың төбәк челтәрен арттыруга мөһим адым һәм Татарстанның лайфстайл-медиа үсешендә яңа бит.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International