Әлмәттә эчү тыела

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районында Яңа ел чаралары оештырылуга бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2023 елның 24 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга  киңәш итә.

Бу гамәл шәһәр һәм район халкының, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәпләрнең ата-аналар комитеты мөрәҗәгате буенча үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тарту, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатыннан чыгып тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International