Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Оешмаларның хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын арттыру максатларында үткәрелә.

Бәйсез бәяләү системасында төп катнашучылар булып мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә социаль хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләр тора.

2023 елда Әлмәт муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге муниципаль учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәяләүнең бәйсез системасы кысаларында зур эш башкарылды. Халык арасында сораштыру үткәрелде (хезмәт алучылар анкетасы), аның максаты-гомуми белем бирү, мәктәпкәчә, спорт һәм мәдәни-ял итү учреждениеләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү һәм шуның белән бергә халыкның фикерен ачыклау.

Анкеталауда барлыгы 8867 кеше катнашты, Аларның балалары гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем ала, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнә, 4311 кеше мәдәни-ял итү учреждениеләренә йөри.

Хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча сайтта бастырыла торган учреждениеләр рейтингы формалаштырыла www.bus.gov.ru шулай ук бу сайтта Әлмәт муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге барлык муниципаль учреждениеләре турында мәгълүмат бар.

Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт алучылар сылтама буенча үз фикерләрен белдереп сораштыру уза ала: https://almetyevsk.tatarstan.ru/anketi-o-kachestve-uslug-munitsipalnih.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International