Юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен кисәтү һәм авырлыгын киметү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлаттылар, шулай ук автолюлекләрне, авто бишекләрне куллану мөһимлеге, аларны куллану кагыйдәләре турында сөйләделәр, балаларны йөртүгә законнарның төп таләпләрен искә төшерделәр һәм тоткарлаучы җайланмаларны дөрес куллану кирәклеген күрсәттеләр.
Әңгәмә ахырында булачак әниләргә «БДД» ДБУ тарафыннан балаларны йөртү кагыйдәләре буенча профилактик белешмәләр таратылды.