Һәм без балаларның хыялларын тормышка ашыруның яхшы Яңа ел традициясен - теләкләр чыршысын башлап җибәрәбез.
Яңа ел бәйрәм чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр республикада махсус янгынга каршы режим урнаштырылган, ул сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп булган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 30 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә пиротехника эшләнмәләрен куллануны тыя.
«Садко» 9 нчы балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» викторинасы узды.
2023 елның 20 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Кышкы каникуллар» чарасы узачак.
Яңа ел алдыннан МХО зонасында булган балаларыбызның сөйкемле әниләре өчен бәйрәм чарасы узачак.
Быел пенсия тупланмаларын башка фондка күчерү турында гариза биргән татарстанлылар декабрь ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала. Моның өчен иминиятчене алыштырудан баш тарту турында Россиянең социаль фондына (СФР) хәбәр итәргә кирәк. Документ фондның клиент хезмәтләрендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә.
«Беренчеләр Премиясе» буенча, сораштырудан соң, 4 номинант сайланды:
15-16 декабрьдә 130 яшь көрәшче катнашында егетләр арасында Советлар Союзы Герое И.А. Заварыкинга багышланган 41 нче республика турниры узды.
24 декабрьдә «Нефтьче» мәдәният йорты мәйданында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен театральләштерелгән тамаша һәм күңел ачу программасы белән Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була.
15 декабрьдә «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясендә 450дән артык активистны, юнәлеш лидерларын һәм Әлмәттә беренче хәрәкәт остазларын берләштергән «Беренчеләр Советы» форумы узды. Чара кысаларында районда хәрәкәтне үстерү өчен яңа карарлар һәм проектлар тәкъдим ителде.