2023 елның 20 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Кышкы каникуллар» чарасы узачак.
2023 елның 11 аенда республика юлларында 418 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 бала һәлак булган һәм 437се яраланган.
Мәгариф оешмаларында, хезмәт коллективларында полиция хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре укучылар, аларның әти-әниләре һәм предприятие хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк.
Көннең кыскаруы шартларында, шулай ук уңайсыз һава торышы күренешләре аркасында килеп чыккан юл хәлләре белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтара торган элементлардан файдаланырга чакыра.