«Садко» 9 нчы балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» викторинасы узды.
Әлеге чараның максаты балаларга һәм ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлаешлы формада җиткерү иде.
Балалар һәм өлкәннәр билгеләр турында табышмаклар чишәләр, светофорны төзәтәләр, юл хәлләрен чишәләр.
Чара ахырында һәркем Әлмәт шәһәре «БДД» дәүләт бюджет учреждениесеннән дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.