ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2023 ел
җомга

Турнир таблицасы буенча күршеләр - «Нефтяник» һәм Новокузнецк шәһәреннән «Металлург» 21 декабрьдә «Юбилейный» спорт сараенда сочраштылар, алар ундүртенче һәм унөченче урыннарны биләгәннәр.


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Социаль яклау» блогында «Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар буенча исәпләүләрне карау» сервисы гамәлгә ашырылды, ул гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламаларның агымдагы исәпләүләре турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

10 февральдә Әлмәттә «Россия чаңгы юлы–2024» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узачак. Ярышлар Экстрим-парк территориясендә узачак.

Мәскәү белән Татарстан башкаласы арасында 810 километр озынлыктагы юл төзелеше 7 айга иртәрәк тәмамланды!

«Кышкы каникуллар» оператив-профилактик чарасы кысаларында Әлмәт музыка көллиятендә студентларның ӘМР ИК хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек идарәсе баш белгече Ф. Ф. Юнысова белән очрашуы булды.

«Иҗади процесслар фабрикасы» Яшьләр үзәге үз ишекләрен 22 декабрьдә ачачак!

Яңа ел каникулларында Татарстанда 160 меңнән артык турист көтелә. Республика кунаклары һәм халкы өчен һәр районда 1 меңнән артык мәдәни чара һәм ким дигәндә 10 спорт чарасы планлаштырылган. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта бәйрәм ялларын кайда уздыру турында сөйләделәр.

Татарстанда ТР агросәнәгать комплексында эшләүче яшь белгечләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы тәмамланды. Һәр катнашучы инде - җиңүче, чөнки ул дөрес юлны һәм җәмгыять файдасына эшләргә әзерлекне сайлаган.

Шәһәр территорияләрен чистарту буенча эш "ГУАД" МУП хезмәте тарафыннан дәвам итә.

Кичә яшьләр үзәгендә әтинең мобилизацияләнгән урынына карамастан, безнең районда яшәүче балалар өчен 3 000 сумлык "ОЗОН" бүләк сертификатлары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International