36 ел элек, 1989 елның 15 февралендә, совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарыла. 10 мең татарстанлы (алар арасында 696 әлмәтле) Әфганстанда хәрби хезмәт узган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова шәхсән үзе Бөек Ватан сугышында катнашкан ике кызны — Минисә Сабированы һәм Людмила Березованы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырып һәм «Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен биреп котлады.
Иртәгә, 15 февральдә, Әлмәттә болытлы булачак. Төнлә явым-төшем юк. Көндез бераз кар, аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, көндез көче секундына 15 метрга кадәр җитә.
Капиталь ремонт буенча республика программасы кысаларында 48 күпфатирлы йортны яңарту көтелә. Әлеге максатлар өчен республика һәм район бюджетларыннан, шулай ук халык кертемнәреннән элек формалаштырылган 390 миллион сумга өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе карары белән тагын 100 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Экология һәм төзекләндерү департаменты Татарстан Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белән берлектә «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы кысаларында «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән көнкүреш һәм оргтехника җыюда катнашты.
Премиядә катнашу өчен муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль оешмалар хезмәткәрләре, ТИҮ вәкилләре – үз шәһәрләре, авыллары үсешенә аерым өлеш кертүче белгечләр тәкъдим ителергә мөмкин иде.
Әлмәттә «Әлмәтгаз» ЭПУ предприятиесе хезмәткәрләре белән «Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм балаларның юл - транспорт травматизмын профилактикалау» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде.
Хәзер ДОСААФ автомәктәбе базасында 7-8 сыйныф укучылары арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар уза. Ярышларда 12 команда катнаша, алар арасында Баулы кунаклары да бар!
10-15 февраль көннәрендә Әлмәттә күренекле шагыйрь һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алу атналыгы уза. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында аның тормышына һәм иҗатына багышланган чаралар үткәрелә.