Хәзер ДОСААФ автомәктәбе базасында 7-8 сыйныф укучылары арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышлар уза. Ярышларда 12 команда катнаша, алар арасында Баулы кунаклары да бар!
Балалар автоматны сүтеп-җыюда, аркан тартуда, пневматик винтовкадан атуда, граната ыргытуда һәм зыян күрүчене транспортлауда үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм белемнәрен күрсәтәләр.
Моннан тыш, барлык теләүчеләр өчен мәйданчык оештырылган, анда үзеңне уктан атып карарга мөмкин.