«Әлмәтгаз» ЭПУ хезмәт коллективы өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә үткәрелде

2025 елның 14 феврале, җомга

Әлмәттә «Әлмәтгаз» ЭПУ предприятиесе хезмәткәрләре белән «Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм балаларның юл - транспорт травматизмын профилактикалау» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде.

Хезмәткәрләрне республикада һәм районда юл-транспорт һәлакәте статистикасы белән таныштырдылар, юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан фотолар күрсәттеләр, тематик видеофильмнар күрсәттеләр. Яктылык кайтаргычларны куллану зарурлыгына аерым басым ясалды, белешмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International