ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

РФ Президенты Владимир Путин Әлмәт татар драма театры коллективын «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

26-28 февраль көннәрендә Азнакайда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен үткәрелә торган XXV юбилей ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче зона этабы узды.

Иртәгә, 4 мартта, Әлмәттә болытлы булачак. Бераз кар. Көндез урыны белән йомшак буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.

Анда МХО үткәрү, республикада сәнәгать һәм төзелеш, конфессияара мөнәсәбәтләр кебек мәсьәләләр каралды.

5 мартта 10.40 сәгатьтә Татарстан Республикасында хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр.

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм инвалидларын, Җиңүгә өлеш керткән тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү дәвам итә.

Татарстан Республикасы Президентының 29.01.2014 №ПУ-79 Указы нигезендә Татарстан Республикасында 2025 ел башыннан Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яки муниципаль милкендә булган акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру үткәрелә.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Дом юности моей» («Йорт») исемле уникаль иммерсив спектакльнең премьерасы булды. Әлеге проект театр директоры Фәридә Исмәгыйлова тарафыннан берничә ел элек – театр юбилеена әзерләнгәнче үк уйлап табылган иде. Исегезгә төшерәбез, бу сезонда театр 80 еллыгын билгеләп үтә.

Бүген Кәләй авылында Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ предприятиесенең машина-трактор паркында булдык.

6 мартта 15:00 дән 17:00 гә кадәр Мәгариф идарәсе «Сферум» мессенджерында кайнар линия үткәрә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International