Владимир Путин Әлмәт театры коллективына мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен орден бирде

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

РФ Президенты Владимир Путин Әлмәт татар драма театры коллективын «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Театр 1944 елда, эре нефть ятмаларын үзләштерә башлау белән бер үк вакытта, Әлмәт мәдәният йорты базасында оештырыла. Ул күчмә колхоз-совхоз театры буларак төзелә.

Бүгенге көндә Әлмәт театры сәхнәсендә классик спектакльләр буларак, «фестиваль форматы» спектакльләрен дә куялар.

Үзенең мобильлеге һәм югары иҗади потенциалы аркасында театр Татарстан Республикасында да, аннан читтә дә киң танылган.

Театр коллективын котлыйбыз һәм яңа, иҗади җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International