Әлмәт театрында иммерсив спектакль премьерасы узды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Дом юности моей» («Йорт») исемле уникаль иммерсив спектакльнең премьерасы булды. Әлеге проект театр директоры Фәридә Исмәгыйлова тарафыннан берничә ел элек – театр юбилеена әзерләнгәнче үк уйлап табылган иде. Исегезгә төшерәбез, бу сезонда театр 80 еллыгын билгеләп үтә.

Спектакль бүген театр урнашкан бинаның тарихын сөйли. Кайчандыр бу нефтьчеләр техника йорты булган-иҗади студияләр һәм түгәрәкләр, спорт секцияләре эшләгән, идеяләр туган, гаиләләр төзелгән, мәхәббәт белдерүләр яңгыраган һәм хушлашу сүзләре әйтелгән урын. Әгәр стеналар сөйләшә алса, алар меңләгән тарих сөйләр иде. Алар урынына моны актерлар, режиссер Сардар Таһировский һәм драматург Равил Сабыр эшләде.

Узган сезон ахырында театр тамашачыларга хатирәләре белән уртаклашу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Нәкъ менә шулар нигезендә пьеса язылган. Спектакльдә персонажлар һәм мәгънәләр белән үзара бәйләнгән өч сюжет линиясе үрелеп бара. Бер күрсәтү өчен тамашачылар кайсысын күрергә икәнен сайлый ала.

Иммерсив формат үткән заман атмосферасына чумарга мөмкинлек бирә: тамашачылар бина буйлап хәрәкәт итә, балконга күтәрелә, подвалга төшә – һәм һәр локациядә, ә аларны ике дистәдән артык, тарихның яңа әйләнеше көтә. Спектакльдә театрның барлык артистлары, барлык техник персонал, шулай ук музыка көллияте студентлары катнаша.

«Йорт» премьерасы театр вакыйгасы гына түгел, ә Әлмәтнең үткәне һәм бүгенгесе тамашачылар күз алдында җанланып киткән чор буйлап чын сәяхәт булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International