Әлмәт аграрийлары түбән стартта!

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Бүген Кәләй авылында Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ предприятиесенең машина-трактор паркында булдык.

Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә техниканың техник әзерлеге 98% тәшкил итә, ә чәчү комплекслары 90% әзер.

1 га чәчүлек мәйданына уртача 48 кг ашлама тупланган, аларны кайтару дәвам итә. Бөртекле культураларның 120% ы әзер, ә техник һәм азык культуралары март аенда кайтарылачак.

Чәчү сезоны гадәттәгечә апрельдә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International