ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә халык яшәү урыннарында "Стоп-газ" приборларын сатучы кешеләр турында мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Мөрәҗәгатьләрендә кешеләр, газ хезмәте хезмәткәрләре булып килеп, газ чыгуны тикшерү сәбәбе белән фатирларга "керү" турында хәбәр итәләр. Товар турында сөйләп, сатучылар кешеләрне, әгәр дә алар бу приборны урнаштырмасалар, фатирларында газны сүндерәчәкләр һәм аларны зур күләмдә штраф түләргә мәҗбүр итәчәкләре дип ялгыштыралар.

14 майдан алып 20 майга кадәр Халыкара СПИД корбаннары искә алу көненә туры китерелеп оештырылган «Стоп ВИЧ/СПИД» бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә 8(8553) 22-65-81 телефоны аша  8.00 сәг. 17.00 сәг. кадәр вакыт аралыгында ВИЧ-йогышын кисәтү буенча сораулар кабул ителәчәк. 

10 май көнне «Батыр» спорт -сәламәтләндерү комплексында  зона сайлап алу ярышлары узды. Сәламәтлек саклау идарәсе хезмәткәрләре бадминтон, волейболу, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат һәм канат тарту буенча Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән командалары белән үзара ярыштылар.

Балаларның ялга һәм сәламәтләндерүгә хокукын тормышка ашыру өлкәсендә системалы мәсьәләләрне ачыклау һәм анализлау һәм балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация ярдәмен күрсәтү максаты белән 11 май көнне 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 8(843) 236-61-24, 236-61-26  236-61-49 телефоннары буенча "кайнар" линия эше оештырылачак.


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Минималь температура төнлә 0..+4˚,  максималь  көндез   +12..+15˚.

 Әлмәт районының 83 хуҗалыгында  массакүләм чәчү кампаниясе бара. Чәчүлекләрнең гомуми мәйданы  10 майга 8440 га тәшкил итте.

Закон буенча срогы чыккан товарны, шулай ук яраклылык срогы күрсәтелмәгән товарны сату тыела. Югарыда телгә алынган вакыты чыккан товарлар сатылудан алынырга тиеш. Вакыты җитүче түгел, вакыты чыккан товарга гына бәя төшерелергә тиеш. Срогы чыккан товар үтилләштерелергә тиеш. Кулланучыга товар турында мәгълүмат бирү сатучының вазыйфасына керә. Әмма шулай да сез андый товар сатып алгансыз икән, аны кибеткә кире кайтарып түләнгән акчаны таләп иткәнче, кулланучылар хокукын яклау бүлегендә рәсмиләштерергә кирәк. Гаризага сатып алуны раслаучы чек беркетелә. Шаһитләр күрсәтмәсе дә ярдәм итә.  Үз хокукыгызны ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы бүлегенә мөрәҗәгать итеп яки шикаять язып кына яклый аласыз.

7-9 май көннәрендә Камчаткадан Калининградка кадәр 800ләп кеше "Безнең тарих" халыкара бәйгесендә проектларын якладылар. Анда Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары да катнашты. Студентлар 3 нче урынны яуладылар.

10 июнь көнне Әлмәттә  «TimermantriathlonAlmet – 2018» чарасы  узачак.

11 май көнне ТР буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкилләре эшлекле визит белән Әлмәт муниципаль районына киләчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International