Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә халык яшәү урыннарында "Стоп-газ" приборларын сатучы кешеләр турында мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Мөрәҗәгатьләрендә кешеләр, газ хезмәте хезмәткәрләре булып килеп, газ чыгуны тикшерү сәбәбе белән фатирларга "керү" турында хәбәр итәләр. Товар турында сөйләп, сатучылар кешеләрне, әгәр дә алар бу приборны урнаштырмасалар, фатирларында газны сүндерәчәкләр һәм аларны зур күләмдә штраф түләргә мәҗбүр итәчәкләре дип ялгыштыралар.