Закон буенча срогы чыккан товарны, шулай ук яраклылык срогы күрсәтелмәгән товарны сату тыела. Югарыда телгә алынган вакыты чыккан товарлар сатылудан алынырга тиеш. Вакыты җитүче түгел, вакыты чыккан товарга гына бәя төшерелергә тиеш. Срогы чыккан товар үтилләштерелергә тиеш. Кулланучыга товар турында мәгълүмат бирү сатучының вазыйфасына керә. Әмма шулай да сез андый товар сатып алгансыз икән, аны кибеткә кире кайтарып түләнгән акчаны таләп иткәнче, кулланучылар хокукын яклау бүлегендә рәсмиләштерергә кирәк. Гаризага сатып алуны раслаучы чек беркетелә. Шаһитләр күрсәтмәсе дә ярдәм итә. Үз хокукыгызны ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы бүлегенә мөрәҗәгать итеп яки шикаять язып кына яклый аласыз.