Бүген эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында Кичучат авыл хуҗалыгы эшчәнлеге турында отчет тыңланды. Отчетны Кичучат авыл хуҗалыгы башлыгы Равил Шәйхетдинов тәкъдим итте.
2018 нче елның 17 нче маенда Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар һәм декрет ялларында 3 яшькәчә бала тәрбияләүче хатын-кызлар өчен, аларны алга таба хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан түбәндәге юнәлешләр буенча: компьютер дизайны, техник-сметчик, кадрлар буенча инспектор, 1С:Предприятие программаларын үзләштерү өчен курслар оештыра.
Узган ялларда әлмәтлеләр шарлавыклы буаларда яшәүче ике пар аккошның берсе бәлагә таруын күреп ала. Баксаң, аккошның бугазына балык тота торган кармак җебе белән ыргак эләгеп калган икән. Социаль челтәрдән бу хакта белеп алган кешеләр борчылып коткаручыларга шалтырата. Экология департаменты белгечләре хәбәр итүенә караганда, операция уңышлы тәмамланган. Ветеринария белгечләре оператив эш итеп аккошны коткарган. Экология департаменты бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан әлмәтлеләргә аккошларга ипи ашатмаска һәм буаларда балык тотмаска киңәш итә.
Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин Җиңү көнен уздыру буенча нәтиҗә ясады. Ул әлеге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
10 июнь көнне Әлмәттә «TimermantriathlonAlmet – 2018» чарасы узачак.
Әлмәттә «Татнефть» призына грек-рим көрәше буенча XXIII бөтенроссия ярышлары узды. Ярышлар 12-13 майга кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда катнашырга дип Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Саранскидан, Ульяновскидан, Пермь краеннан 240лап спортчы килгән иде.
Татарстан кырларында чәчү эшләре барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
18 май көнне хәрби хезмәткә чакырылу вакытында гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максаты белән халык өчен "кайнар линия" ачылачак.
"Кайнар линия" телефоны: 8(843) 236-00-71.Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында үткән сессия эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Рәвил Хуснуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин, мактаулы гражданнар, контроль-күзәтү органнарының җитәкче хезмәткәрләре, шулай ук шәһәр һәм район активы катнашты.
17 май көнне Халыкара балалар ышаныч телефоны көнендә авыр тормыш хәленә эләккән балаларга ярдәм итү фонды "Ышаныч даирәсе" бөтенроссия интернет-марафонын үткәрә.