Балалар технопаркы - балаларга өстәмә белем бирүдә көнүзәк юнәлеш. Кванториумның еллык эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов һәм башка кунаклар катнашты. Җыелыш барышында Попечительлек советы оештырылды, август аенда агрофестиваль узачак.
23 май көнне сәг. 09.00 алып 17.00 сәг кадәр Агропоселокта светофорлар сүндерелеп торачак.
Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Әлмәт сәүдә-икътисад техникумының чыгарылыш курсы студентлары белән очрашты.
26 май көнне Казанда Петербургская, 28 урамы буенча урнашкан Эшмәкәр йортында эшмәкәрлек эшчәнлеген популярлаштыруга, регионда тотрыклы бизнес-мохитне булдыруга һәм эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү чаралары хакында мәгълүмат бирүгә юнәлтелгән "Эшмәкәрләр өчен бизнес-уикенд" узачак.
26 май көнне "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең яңа сезоны ачылачак. Яшел Фитнес - шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә атна саен бушлай спорт чараларын үткәрү ярдәмендә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль-спорт хәрәкәте.
Казанда “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестивале гала-концертында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Чарада 275 иҗат коллективы катнашты. Конкурсантларга төрле номинацияләрдә бәя бирелде.
Фестивальнең зона этаплары Казанда, Чаллыда һәм Татарстанның тагын алты районында узды. Аерым алганда, алар Алексеевск, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Мөслим, Саба һәм Апас районнарында булды. Зона турларында 700ләп мәгариф оешмасыннан 7 меңнән артык иҗат коллективы катнашты. Әлмәттән бәйгедә Даишевлар гаиләсе катнашты.
“Республикабызда талантлар күп. Якты, матур эшегезне дәвам итегез”, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
Һәр номинациядә җиңүчеләр Биектау районындагы “Костер” үзәгенә, “Бөркеткәй” бөтенроссия балалар үзәгенә һәм “Россия мәдәният фестивале” махсус сменасына чакыру алды.
Авыл хуҗалыгы идарәсе 17 май көнне фермер гаиләләре буенча бәйге уздырылачагы турында хәбәр итә. Заявкалар һәм документлар министрлык тарафыннан 420014, ТР, Казан, Федосеевская ур. 36нчы йорт, 3 этаж, 315 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Документлар 17 майдан алып 28 майга кадәр кабул ителә. Кабул итү вакыты: 9.00 дән алып 16.00сәг. кадәр.
21 майдан алып 26сына кадәр шәһәрдә эшмәкәрлек атнасы узачак. Ул урта һәм кече бизнес потенциалын үстерү максатында тормышка ашырыла.
14 яшьтән олырак велосипедчылар велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап хәрәкәтләнергә тиеш. Бер рәт буйлап юлның уң ягы, юл кырые, тротуар яисә җәяүле юл буйлап хәрәкәт итү рөхсәт ителә. 14 яшьтән кечкенәрәк велосипедчылар тротуарлар, дворлар эчендәге җәяүле, велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап, шулай ук җәяүле зоналар чикләрендә генә хәрәкәт итәргә тиеш.
19 май көнне Әлмәт паркларының мәдәни мәйданнарында пляж волейболы буенча ярышлар узды. Аларда Казаннан, Уфадан, Чистайдан, Бөгелмәдән, Җәлилдән һәм Әлмәттән 24 спортчы катнашты.