Әлмәттән күп балалы гаилә республика бәйгесендә җиңде

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Казанда “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестивале гала-концертында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Чарада 275 иҗат коллективы катнашты. Конкурсантларга төрле номинацияләрдә бәя бирелде.

Фестивальнең зона этаплары Казанда, Чаллыда һәм Татарстанның тагын алты районында узды. Аерым алганда, алар Алексеевск, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Мөслим, Саба һәм Апас районнарында булды. Зона турларында 700ләп мәгариф оешмасыннан 7 меңнән артык иҗат коллективы катнашты. Әлмәттән бәйгедә Даишевлар гаиләсе катнашты.

“Республикабызда талантлар күп. Якты, матур эшегезне дәвам итегез”, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Һәр номинациядә җиңүчеләр Биектау районындагы “Костер” үзәгенә, “Бөркеткәй” бөтенроссия балалар үзәгенә һәм “Россия мәдәният фестивале” махсус сменасына чакыру алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International