Әлмәттә сәүдә-икътисад техникумы студентлары белән очрашу узды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Әлмәтнең  Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Әлмәт сәүдә-икътисад техникумының чыгарылыш курсы студентлары белән очрашты. 

Уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру максатыннан ясалган килешү нигезендә уртак эшчәнлекне координацияләү, актуаль мәгълүмат алмашуга булышлык күрсәтүне тормышка ашыру кысаларында Мәшьгульлек үзәге әлеге очрашуларны даими рәвештә үткәрә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәре студентларга гамәлдәге программалар турында сөйләде, хезмәт базарындагы вәзгыять турында мәгълүмат җиткерде һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International