26 май көнне Әлмәттә "Алга, түбәтәй!" массакүләм велопарад узачак. Әгәр синең үзеңнең велосипедың юк икән , син Ленин урамына махсус урнаштырылган “Go bike» велосипедларыннан файдалана аласың. 30 минутка 10 сум. Башлана 10.00сәг, старт в 12.00.
25 май көнне сәг. 09.00 алып 17.00 сәг кадәр Шевченко урамы һәм Төзүчеләр проспекты киселешендәге светофор сүндерелеп торачак.
Иртәгә, 24 май көнне, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Скутерлар һәм мотоцикллар яшьләрдә аеручв популяр. Ләкин, кызганычка каршы, еш кына транспорт чараларын йөртүчеләрнең бу категориясе кагыйдәләрне бозалар. ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен профилактик чара үткәрделәр һәм билгеле бер яшькә җитү һәм йөртүче таныклыгы булу очрагында мототранспортта ничек итеп хәрәкәтләнергә тиеш икәннәре турында сөйләделәр.
24 май көнне мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге уңайдан башкарма комитет карары нигезендә алкоголь эчемлекләр сатудан тыелып торырга киңәш ителә.
Әлмәт Мәшгульлек үзәге 2018 нче елның 1 нче июнендә 8 сәгать 30 минутта мәктәп балалары һәм студентлар өчен вакансияләр Ярминкәсе үткәрә.
"Әлмәт җылылык челтәре" 4 нче котельныен туктату 22 майдан 19 июннән алып 3 июльгә кадәр вакыт аралыгына күчерелә.
Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Минималь температура төнлә +7..+11º, максималь температура көндез +22..+26º.
"Кайнар линия" 28 майда 9.00 сәг. 17.00 сәг кадәр уздырылачак. Сорауларны һәм тәкъдимнәрне 8(843)236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары аша бирергә мөмкин.
21 майдан МФЦ да «Табылган документлар бюросы» эшли башлады. Документлар тапкан граңданнар аларны бюрога китереп тапшыра алалар. Белгечләр исә документларны call - үзәккә
урнаштырачаклар.